Катлы алма бәлеше рецепты
Бу пирог «Терентьевка» яисә «Антоновка» сортлы алмалардан аеруча тәмле килеп чыга. Мин дә пирог өчен алманың нәкъ шундый сортлыларын гына сайлыйм.
Алманы тураганчы башта камырын басам (монысын алма караймасын өчен шулай эшлим).
Ярты стакан сөткә 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 йомырка, чеметем тоз белән шикәр комы, ярты чәй калагы камыр йомшарткыч салам да, бик үк каты итми генә камыр басам.
Аны полиэтилен капчыкка алып куям да, алма турарга керешәм. Анысын бетергәч, камырны 3 өлешкә бүләм. Башта шуның берсен духовка табасына җәеп салам да өстенә алма тезеп чыгам. Аңа мул гына итеп шикәр комы һәм бераз гына манный сибәм. Шуннан өстенә икенче кисәк камырны җәеп ябам да, тагын туралган алма тезәм. Беренче каттагы кебек үк, шикәр комы белән манный да сибәм. Аннан инде өченче кисәк камырны юка гына җәеп өстенә каплыйм. Соңыннан читләрен матур гына итеп чеметеп чыгам.
Пирогны 25-30 минутка мичкә озатам. 15 минут чамасы үтүгә, аш-су бүлмәсенә гади сүз белән язып аңлата алмаслык алма исе тарала башлый. Пирогны мичтән йөзе килә башлау белән үк алам (кемгә ничектер, минем үземә аның сүрәнрәк пешкәне ошый). Алма пирогы, гадәттә, суынгач тәмле була.
Источник
Алма пирогы пешеру рецепты точе камырдан
11.09.2019 15:28:00 Алмалар пешкән чорда уңган хуҗабикәләр тәмле пироглар пешерә. Әлеге рецепт буенча әзерләргә уйласагыз, якыннарыгыз телен йотар, сезгә рәхмәт укудан туктамаслар.
Камыр өчен: 1 пачка маргарин яки акмай, 2 а.к. каймак, 2 а.к. шикәр комы, 0,5 ч.к. тоз, 0,5 ч.к. сода (+ аны сүндерү өчен 1 ч. к. Уксус), 2 стакан он (азрак яки күбрәк кирәгергә мөмкин).
Боларның барсын да бергә кушып, камыр басабыз да, әзер камырны эчлек әзерләгәнче суыткычка куеп торабыз.
Эчлек: алмаларны турыйбыз, булса, бераз корица кушабыз.
Камырны суыткычтан алып, 2 кисәккә бүләбез. Зуррак өлешен җәеп майланган табаның төбенә салабыз, шуның өстенә алмалар тезәбез, алар өстенә бераз он (суты агып чыкмасын өчен) һәм шикәр комы сибәбез. Аннан камырның икенче өлешен җәеп, алмалар өстенә салабыз һәм пирогны матурлап бөреп чыгабыз.
Пирогның өстен майлап, 180 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз һәм 30-40 минут чамасы пешерәбез. Табынга салкын килеш, чәй янына бирелә.
#Өметрецептлары
Источник
Төче камыр рецепты
Таба ашларын күптән инде төче камырдан әзерлим. Беренчедән, төче камырдан әзерләгән өчпочмак-бәлешләр җиңелрәк була. Аннары, чүпрә гөмбәсе организмга тупланып бара, күзәнәкләрне үтерә икән, диләр, белмәссең. Чөнки борынгы кеше чүпрә кулланмаган, колмак әчеткесе ясаган. Икенчедән, чүпрәле камыр безнең ашказаннарына ярамый, саруны кайната. Өченчедән, төче камырны әзерләве дә тизрәк.
Дөресен генә әйтәндә, камырым уңышлы килеп чыкканчы, төрлечә эксперимент ясап караганым булды. Миңа майлы да булмасын, корысы да тәмле түгел. Кетердәп тә торсын, каты да булмасын. Соңгы араларда ризыкларым уңышлы чыга, мөгаен, дөрес рецептка ирештем.
Төче камырдан пешкән ризыкларымның рецептларын сорыйлар иде инде. Ниһаять, сәгате сукты, ахрысы. Әлбәттә, мин аш-су остасы түгел, кемнәрдер миннән мең кат тәмлерәк әзерлидер, камырлары да минекеннән уңарактыр. Иң яхшы рецепт дигәнгә дәгъваламыйм, гаеп итештән булмасын.
Безнең мич зур, бер калаена унбиш өчпочмак сыя. Камырны якынча егерме бишләп өчпочмак чыгарлык итеп ясыйм. Алар бик зур өчпочмаклар түгел.
Зуррак җамаякка 1 бокал җылы сөт салам (бокал 200-220 мл чамасы), 250 г кибет каймагы өстим (15 процент майлылыкта). Кибет каймагы булмаса, сөтне ике бокал итеп алам. 1 йомырка сытам (күп йомырканы яратмый икән төче камыр), 1 чәй кашыгы тоз (тозның да тозлылыгы төрлечә була), 1 аш кашыгы тулыр-тулмас шикәр комы кушам. Онны илим. Минем кечкенә иләгем бар, онны аз-азлап кына, турыдан-туры камыр баса торган җамаякка илим. Онны салып, болгата башлаганчы, шушы он өстенә ике чеметем генә чәй содасы сибәм. Аннары барысын бергә кашык белән туглыйм. Онны гел өсти барам. Кашык белән болгатуы кыенлашкач, камырга 1-2 аш кашыгы үсемлек мае салып (каймак урынына сөт салсагыз, май чак кына күбрәк кирәк), азлап-азлап кына он куша барып, камырны кул белән басып бетерәм. Ул җамаяк төбенә дә, кулга да ябышмый башлый. Кулга ябышкан камырларны кашык кыры белән кырып төшерәм дә, камырны куна тактасына бушатып, инде бераз кунада басам. Барысына бергә унбиш минут чамасы вакыт китәдер. Төче камыр озаграк басканны ярата. Аз гына катырак булган кебек тоелса да, куркасы юк. Югары категорияле аш-су остасы Лилия Байкеева бераз катырак басарга куша, хәзерге оннарның җилемсәсе юк, бераз торгач, йомшап бетә, ди. Әйбәтләп басканнан соң, камырны кимендә 15 минутка (озаграк та ярый) бер читкә алып куеп торыгыз. Бу бик мөһим! Өсте кипмәсен өчен, калынрак тастымал белән каплагыз.
Аннары инде камырдан телим – очпочмак, телим – вак бәлеш, телим – бәрәңге тәкәсе яки зур бәлеш пешерәм. Мичкә тыкканда өстен майламыйм, майны таба төбенә генә салам. Пешеп чыккач, ризыкларның өстенә башта пергамент кәгазе, аның өстеннән тастымал каплап, парландырып алам. Дәү әни, дәмләндереп алу, дип атый иде шуны.
Ризыкка үтә нәзберек балаларым да бик яраталар шушылай пешергән таба ашларын.
Сезгә ошаса, шат булырмын. Чөнки Аллаһы Тәгалә белгәнеңне башкалар белән бүлешүне ярата.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Источник
Мәдинә Гариповадан пироглар пешерү өчен камыр рецепты.
Һәрбер хуҗабикәнең үзенең камыр кую рецепты, үз сере бар. Мәдинә ханымның пироглары күпереп тора, үзе шундый йомшак була.
Һәрбер хуҗабикәнең үзенең камыр кую рецепты, үз сере бар. Мәдинә ханымның пироглары күпереп тора, үзе шундый йомшак була. Камыр кую өчен ул бер стакан кефир, ярты стакан көнбагыш мае, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тулыр-тулмас тоз, бер кечкенә кап чүпрә ала. Йомшак кына камыр баскач, ярты сәгать кабартып ала да, пироглар ясый. Пирогны духовкада сүрән генә утта 1сәгать чамасы пешерә. Нәрсәсе бар инде моның диярсез. Сере менә нәрсәдә: камыр өчен барлык ингредиентлар да җылы булырга тиеш. Шуңа да камыр өчен бар катнашмаларны газ плитәсендә акрын гына җылытып алырга кирәк икән. Бу камырдан төрле пироглар пешерергә була. Әлеге рәсемнәрдә җиләк пирогы һәм кабак бәлешен күрәсез. Ул хәтта ит бәлешенә дә бер чеметем генә шикәр белән чүпрә кушып ясый икән. Бәлеш камыры искиткеч йомшак чыга. Пешереп карагыз әле, чынлап та бик тәмле. Камыры да авызда эреп кенә китә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Источник
Тиз арада ашалып бетә торган алма пирогы рецепты
Камыры:
Сыер мае — 1 кап тулысынча түгел,
Он — 250 гр тирәсе,
Җылы су — 3/1 стакан,
Кипкән чүпрә — 1 чәй кашыгы,
Шикәр комы — 1-2 аш кашыгы,
Тоз — кашык очында.
Эчлеге:
10-15 ләп чагыштырмача зур алманы үзәгеннән чистартып турыйсыз. Таба төбенә 2 аш кашыгы су салып, капкачын ябып, алманы 10 минут тирәсе, сүлпән утта пешереп аласыз. Өстенә кирәгенчә шикәр комы һәм камырга дигән 1 кап майның 4тән берен саласыз.
Эчлек әзер. Суына торсын. Камырга тотыныйк!
Өчтән бер стакан җылымса суга шикәр комы, шуның өстенә чүпрә салам, болгатам да, күпергәнче дип кырыйга алып торам.
Калган майга (мин бүлмә температурысындагы белән эш итәргә яратам, чөнки алай он һәм май бик уңай уала) 250 гр тирәсе он, тоз салам да, вак валчыкка әйләнгәнче уам.
Чүпрә күпереп чыккач, онга салып камыр басам. Камыр чагыштырмача каты була, кулга ябышмый. Күпергәнен көтәргә кирәкми.
Шушы камырны ике өлешкә бүлеп (астына күбрәк, өстенә әзрәк) юка гына итеп җәям. Эчлеге сыеграк була, мин шулай яратам, ага дип курыксагыз крахмал яисә манный ярмасы сала аласыз, мин салмыйм.
180 гр-ка духовкага куясыз! Суынганын көтегез, кайнар чагында киссәгез, агарга мөмкин.
Менә шундый тиз һәм ансат пирог. Камыры кетердәп тора, үзе уала, тәмгә бик тәмле! Ә иң мөһиме — тиз ясала! Эчлеген кура җиләгеннән дә ясыйбыз!
Айгөл Темирбулатова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Источник